Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр татар авылында да берәр Раилә булса, яшәп күрсәтер идек анысы!

Кем Сочидагы Олимпия уеннары вакытында үз авылында Олимпия уты кабызды? Ул!

Кем Татарстанның Мари чигендәге кечкенә генә Ары авылының Сабан туен Казан арты бренды дәрәҗәсенә күтәрде? Ул! (Бездә хәзер Арыга Сабан туена бармый калсаң, беттең. Хет 20 Сабан туенда бул, Арыга бармадыңмы - син милли бәйрәмнән коры калган саналасың)

Кем ел саен Ары мәйданында Балалар Сабантуе уздыра? Ул!

Кем соң ул? Ары авыл клубы директоры - Раилә апа Кадимова. Мин аның эшләү егәрлегенә диваналар булам. Сөбханалла!

Бу атнада Арыда Балалар Сабантуенда булдык. Гаҗәпләнүдән берара телсез калдым. Балаларны котырта, әти-әнинең акчасын суыра торган кабартылган таулар да, батутлар да, шикәрле мамык, попкорн машиналары да юк биредә. Аның каравы, мәйдан тутырып уйнарлык кызык уеннар, бүләкләр, балалар белән әвәрә килгән Раилә апалары, аның командасы бар! Бер бала читтә калмады, беркем мәйданнан бүләксез китмәде! Соңрак килеп җиткән аниматорлар үзләренчә балаларның күңелен күрде. Инде уйнап, күңел ачып арган балаларны, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын - һәммә кешене бер казан пылау, самавыр чәе, өстәл тулы сый-нигъмәт көтә иде! Менә бу Сабантуй ичмасам!

Акча юк, спонсорлар юк, хөкүмәт акча бирми, кризис, замана авыр һ.б. һ.б. сәбәпләрне Раилә апа белми дә, белергә дә теләми. Оештыра, үткәрә, чаба, йөгерә, беркемнән һәм бернидән зарланмый - шаккаткыч!

Мари урманнарына терәлеп утырган Ары авылында менә шундый кеше яши. Һәр татар авылында да берәр Раилә булса, яшәп күрсәтер идек анысы!

Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйбэт! Кчкенэ авылларда сабантуйдар шул балалар уенына гына кайтып калыр инде ул...