Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Рәдиф – быелгы Сабан батыры

Быел «Тукай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысы Рәдиф Фазуллин «РСМ-2375» тракторында 446 эт/га язгы кыр эшләре башкарды: 1030 гектарда чәчте, 480 гектар җирдә зәб тырмалады.

Мәктәпне тәмамлагач, армия хез­мәтенең “учебка” өлешен – Анапада, аннан соңгы өлешен Архангельск шәһәре янында уза. Үз сүзләре белән әйтсәк: “Кара диңгездән Ак диңгезгә” күчә, Хәрби-Диңгез гаскәрләрендә чик сакчысы була. Шунысы кызык, бергә укыган сыйныфташы да башта аның белән бергә хезмәт итә. Ни генә булмасын, солдатка боерык нигезендә җылыдан салкынга күчәргә туры килә. Совет армиясе хезмәтен 3 ел буе үти ул.
Армиядән кайткач бәхетне каяндыр читтән эзләп азапланмый, ул вакытта РТСта урнашкан “Сельхозхимия”гә эшкә керә. Анда 16 ел эшли, бу чорда оешма исе­ме “Агрохимсервис” та, “Агрохим” да булып үзгәрә.
– Анда төрле егәрлекле “Т-150”, “К-700”, “Беларус” тракторларын йөрттем. Ул чорда оешма җитәкчеләре дә күп алышынды, – ди.

2006 елдан “Тукай”га, үз авылына эшкә кайта. Монда бүгенге көндә аңа 3 техника беркетелгән. Менә 19 ел дәвамында “МТЗ-82”, ашлык суга торган “Тукано” комбайны һәм зур егәрлекле трактор рульләрен бора.
Башта бер ел фасылын  ашлык ега торган “КПС-ЖРБ”да уздыра, аннан ашлык сугуда “Нива”, “Полесье”, соңрак “Тукано” комбайннарында эшләвенә дә 19 ел узган.


– Күәм урта мәктәбен әле СССР дигән ил составында вакытта тәмамладым, армиядән кайткач, Россиядә эшли башладым. Башта ук каядыр китәргә дигән уй юк иде. Читкә китәргә дигән уй булмады да, – ди.
Аерым алсак, “Кун” таккан “Беларус” белән салам, печән, сенаж төйи, тирес эттерә. Ә зур егәрлекле тракторында 5нче сезонын эшли, анысы “РСМ-2375” маркалы.
– Районда берәү генә мондый трактор. Аңа яңа алган вакыттан ук утырдым. Әлегә, күз тимәсен, бик әйбәт. Сигез көпчәкле зур трактор ул, – ди.
Аның белән зәб тырмасы уздыра, аннан “Фиат” комплексы тагып чәчә. Ә көз көне тирән итеп җир эшкәртүне дә шушы ук трактор белән башкара.
Безнең буын кешесенә җирсү, туган як төшенчәләре бик якын. Рәдиф белән бу хакта да сөйләштек.
– Туган якның басу-кырында эшләү – үзе бер рәхәт. Хәзер техникада эшләү шартлары да бик уңайлы. Тузан да керми, кондиционер да бар, – ди ул.
Эш режимына килсәк, авылда эш сәгате, ял көннәре турында сөйләшеп бул­мый. Яңгыр яву сәбәпле бүген дә, мөгаен, әле иртәгә дә ял итәр. Иртәнге 6дан эштә инде ул. Ә бүгенге көндә сенаж салуда катнаша. “РСМ-2375” тракторы белән чокырда масса таптый. Киткәндә аның:
– Авылда эшләү һәм яхшы яшәү өчен бөтен шартлар да бар хәзер, – дигән сүзләре озатып калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев