Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рафис Корбанның «Тәүбә көне» дип аталган кесә китабы дөнья күрде

«Бүген авылны үстерәбез дип, авылга тискәре хезмәт итүчеләр күбәйде. Шушы теманы күтәреп әсәр язасым килде», - диде автор.

Бүген «Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте. Әлеге басма - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.

Рафис Корбанның яңа китабына «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьлары кергән. Аларда хәзерге заманда кешеләрнең рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Язучы геройларын гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән чорга бәя бирә.

«Тәүбә көне» китабын «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова редакцияләгән. Китапка исемне дә ул биргән.

«Ике әсәрнең дә сюжеты гади генә кебек. Алар бик җиңел, җырлап кына, кино караган кебек укыла. Бу әсәрләр буенча кино да төшерергә мөмкин. Шул ук вакытта әсәрләрдә кешенең рухияте, бүгенге көн әхлагы чагыла. Автор аларны әдәбиятның «әдәп» сүзеннән икәнен онытмыйча язган», - диде Ландыш Әбүдәрова.

Рафис Корбан «Тәүбә көне» повестен язу идеясе ун еллап элек, язучы Галимҗан Гыйльманов кичергән бер маҗараны ишеткәч барлыкка килгәнен әйтте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев