Районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиеның Яңа ел котлавы
Кадерле районыбыз халкы! Хөрмәтле Әтнәбез кунаклары!
Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлыйм!
Яңа ел һәрберебезгә дә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар алып килсен!
Яңа ел – якты өметләр, зур хыяллар һәм алга куйган планнар, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар чоры. Без бу көннәрдә бер-беребезне бәйрәм белән котлыйбыз, бәхет телибез, шулай ук узып баручы елда башкарылган эшкә йомгак ясыйбыз.
Уткән ел бик күп әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау буенча күп эшләр башкарылды. Яшәешебезнең төп чыганагы булган авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларыбыз да сизелерлек зур булды. Аеруча терлекчелек тармагында яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Күмәк хуҗалыклар җитештергән көнлек тулай савым 400 тоннадан артып китте. Болар барысы да безнең уртак казанышлар һәм уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.
Туган җиргә мәхәббәт, тотрыклы һәм тыныч тормышка омтылу безнең барыбызны да берләштерә. Бүгенге көндә илебез иминлеген саклаучы якташларны аерым искә алырга телим. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең тырышлыгы аша илебез халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тагын бер ышанычлы адым ясалды. Бу җиңүләрдә районыбыз халкының, волонтерлык хәрәкәтенең өлеше дә зур.
Яңа 2026 ел безнең иң кыю өметләребезне аклар, барлык яхшы башлангычларыбызны уңышлы тәмамларбыз, һәр йортка һәм һәр гаиләгә тотрыклылык китерер дигән ышанычта калыйк. Яңа ел безгә яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр, яңа танышулар алып килсен!
Бер-берегезне саклап, яратып-яратылып яшәгез!
Ихтирам белән Әтнә районы башлыгы
Рөстәм Хисамиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев