Россия Европа илләре арасында бензин алу мөмкинлеге рейтингында 15 урынны алды. Шул ук вакытта аның бәясе күзәтүдә катнашучы барлык илләр арасында иң түбәне булып чыкты. Ягулык базарын РИА Новости анализлады.
Ачыкланганча, Россиядә уртача хезмәт хакына 1164,7 литр бензин сатып алырга мөмкин. 2024 ел башында АИ-95 маркалы бензин 55,2 сум тора. Чагыштыру өчен, беренче урында торган Люксембургта гражданнар үз хезмәт хакына 2680,6 литр, (141,6 сум), икенче урында торган Бөекбританиядә 2017,6 литр (155,9 сум), Ирландия 160,4 сумга 1967,5 литр бензин сатып алырга мөмкин.
Әгәр Россия күрсәткечләрен 10 ил белән чагыштырсак, соңгы урындагы Финляндия халкының уртача хезмәт хакына 163,8 сумнан 1707,3 литр бензин алырга мөмкинлеге бар.
Нет комментариев