Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында белдерделәр.
Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары төнлә Россия төбәкләрендә Украинаның 29 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында белдерделәр.
Ведомство мәгълүматына караганда, 14 дрон Ростов өлкәседә, 7 – Ставрополь краенда, өчәр пилотсыз очкыч Белгород өлкәсе һәм Калмык Республикасы территорияләрендә бәреп төшерелгән. Моннан тыш, берәр пилотсыз очкыч — Курск өлкәсе һәм Кырым өстендә юк ителгән.
Татар-информ
Нет комментариев