Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә машина йөртүне тыярга тәкъдим иттеләр

«Россия ветераннары» хәрәкәте катнашучылары РФ Эчке эшләр министрлыгына машина йөртүчеләр өчен югары яшь чиген билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Shot телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, алар 70 яшьтән узган кешеләргә машина йөртүне тыярга тәкъдим итә, дип яза «Труд.ру».

«Яшь арту белән кешеләрнең ишетү һәм күрү сәләте кими, реакциясе акрыная. Бу юлда куркыныч тудырырга мөмкин. Шул сәбәпле олы яшьтәге машина йөртүчеләргә чираттан тыш катгый медицина тикшерүләре үтү зарур», - диелә мөрәҗәгатьтә.

«Медицина комиссиясен уңышлы узган очракта, билгеле бер яшьтән өлкәнрәк шоферларга машина йөртү таныклыгы гадәттәгечә 10 елга түгел, ә кыскарак вакытка, мәсәлән, биш елга һәм аннан да азракка биреләчәк», - дип билгеләп үтелә хәрәкәтнең пресс-релизында.

«Россия ветераннары» хәрәкәте активистлары машина йөртү таныклыгы катгый рәвештә 18 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә генә бирелергә тиеш, дип саный.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев