Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россиядә яңартылган 100 сумлык яңа банкнота әйләнешкә кертелде

Россия Банкы 2026 елның 10 июлендә модернизацияләнгән 100 сумлык банкнотаны рәсми рәвештә әйләнешкә кертте.

Яңа банкнота Үзәк федераль округка багышланган. Аның алгы ягы һәм саклану элементлары 2022 елда чыгарылган 100 сумлык банкнота белән бертөрле булса, арткы ягында Үзәк федераль округның стильләштерелгән картасы урнаштырылган. Бу дизайн алымы моңа кадәр яңартылган 5000 һәм 1000 сумлык банкноталарда да кулланылган.

Россия Банкы хәбәр иткәнчә, 2026 елда чыгарылган 100 сумлык банкнота Россия территориясендә законлы түләү чарасы булып тора. Ул элек чыгарылган шул ук номиналдагы банкноталар белән бергә әйләнештә булачак һәм товарлар, хезмәтләр өчен түләгәндә бернинди чикләүләрсез кабул ителергә тиеш.

Шулай итеп, яңа банкнота иске 100 сумлык акчаларны тулысынча алыштырмый, ә алар белән бергә параллель рәвештә кулланылачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев