Россиядә хатын-кызларга тыелган һөнәрләр санын киметергә планлаштыралар
Бу хакта РФ Хөкүмәте раслаган милли бизнес-модельне гамәлгә кертү юл картасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Россиядә хатын-кызларга тыелган һөнәрләр исемлеген яңадан карау планлаштырыла. Бу хакта РФ Хөкүмәте раслаган милли бизнес-модельне гамәлгә кертү юл картасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
РФ Хезмәт министрлыгы аерым шартларда хатын-кызларга эшләүне тыючы приказга үзгәрешләр кертәчәк, дип көтелә. 2027 елның мартына кадәр исемлектән төшереп калдырырга мөмкин булган һөнәрләр билгеләнәчәк. Яңартылган исемлекне 2027 елның декабрендә раслау күздә тотыла.
Хәзерге вакытта хатын-кызларга химикатлар белән эшләү, терлек чалу, водолаз хезмәте һәм башка кайбер эшләр тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев