Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сайлауга бөтен гаилә белән»

Татарстанда сайлауларга гаилә белән йөрү традициясен саклап калырга планлаштыралар. Моның өчен республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында төрле форматтагы чаралар башлана. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

Акция җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән һәм Россия Президенты Владимир Путин игълан итеп, 2024 елда старт алган Гаилә елына багышланган.

«Сайлау участогына гаилә белән бару традициясе белән Татарстан аерылып тора. Әни, әти, әби һәм бабасы белән балалар — тавыш бирүгә баруның гадәти күренеше. Мондый мизгелләр гомергә истә кала. Һәм без бу яхшы традицияне сакларга телибез. Балаларга әти-әниләре белән сайлауга бару кызык булсын, өлкәннәр киләсе буыннарга үз тәҗрибәләрен тапшырсын, бу — мөһим», — дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Акция кысаларында Татарстанда мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм белем бирү учреждениеләрендә төрле чаралар узачак. Шул исәптән бәйгеләр, концертлар һәм гаилә фестивальләре планлаштырыла.

Россия Президентын сайлаулар 2024 елның 15-17 мартында узачак

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sailauga-boten-gaila-belan-akciyase-baslana-5881335

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев