Салкыннарда кошларны онытмыйк
Хәбәрләр

Салкыннарда кошларны онытмыйк

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикада яшәүчеләрне аномаль салкыннарда кошларны ашатырга онытмауны искәртеп узды.

Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салырга була. Шуны истә тотыгыз! Кошларга кара ипи, тозлы сало, кыздырган көнбагыш бирергә ярамый, ул аларның сәламәтлегенә бик күп зыян китерергә мөмкин.

 

 


Нет комментариев