Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Самат Шакир музее «Мәктәп музее» статусы алды

Быел октябрь-ноябрь айларында мәктәп музейларын паспортлаштыру нигезләмәсе буенча районның өч музей, «Мәктәп музее» статусын алды.

Музейларны электә паспортлаштыру тиеш булса да, әлегә кадәр эшләнмәгән булган. Әлеге мәктәпләр арасында Күәм урта мәктәбендә урнашкан Самат Шакир музее да бар.

 Киләсе елга, апрель аенда Самат Шакирның 100 еллык юбилее була. Бүгенге көндә музейны тагын да яңарту, тулыландыру эшләре алып барыла. Балалар белән музейда эш башкарыла. Түбән сыйныф укучылары белән музейда экскурцияләр булып узды. Самат Шакир китаплары китапханәдә санаулы гына укырга, күбрәк китаплары музейда. Музей экспонатларын укырга биреп булмый. Укучыларны шигырьләр белән таныштыру максатыннан, яшь үзенчәлекләренә карап, 1-2 сыйныфларга чәчәкләр темасына багышланган буягычлар, 3-4 сыйныф укучыларына туган як, мәктәп темасына кагылган шигырьләрен кертеп буягычлар бирелде, — диде укытучы, музей җитәкчесе Алия Садриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев