Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сәхнәдәш»ләр телефонга бәйлелеккә борчыла...

Сәнгать мәктәбенең «Сәхнәдәш» балалар театры коллективы чираттагы тапкыр сокландырды.

Әлбәттә, җитәкчеләре Финә Сафиуллинаның чираттагы җиңүе бу. Беренчедән, нәни артистлар мактауга лаек — бик матур сәхнәләштерделәр, икенчедән, эчтәлеге көн кадагына кагылган иде.
Айсылу Имамиеваның «Аяз һәм тылсымлы китап» әсәре балалар һәм яшүсмерләрнең генә түгел, хәтта өлкәннәрнең дә телефонга, интернетка бәйлелеге, шуның аркасындагы тискәре кичерешләр турында. Чыннан да, «заман чире» һәркемгә диярлек нык үтеп керде. Бер яктан карасак, интернет — мәгълүматлар дөньясы, ул файда гынпа. Ә икенче яктан, без аны дөрес кулланмыйбыз шул. Әллә үзенә тарта торган тылсымы бармы шунда?!
Балалар тәкъдим иткән спектакльдә нәкъ шулай. Аязны гына түгел, аның әти-әнисен дә бөтереп кенә ала ул үзенә.
Сезне, әлбәттә, ничек котылганнар алар ул бәйлелектән дигән сорау борчыйдыр. Карагыз әле шушы спектакльне. Үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев