Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талпаннар күбрәк ярата торган кан группасын ачыклаганнар

Белгечләр мондый эксперимент үткәргән: алар талпаннарны изоляцияләгәннәр, шуннан соң аларны каннары төрле группаларга кергән кешеләргә куйганнар

Күптән түгел Чехиянең Масарика университеты галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм, талпаннар каны II группага кергән кешеләрне ешрак тешлиләр икән, дигән нәтиҗәгә килгән.

Белгечләр мондый эксперимент үткәргән: алар талпаннарны изоляцияләгәннәр, шуннан соң аларны каннары төрле группаларга кергән кешеләргә куйганнар.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бөҗәкләр канның II группасына өстенлек биргән – 36% очракта бөҗәкләр нәкъ аны сайлаган. Кан эчүчеләр III группага кергән канлы кешеләрне 15% очракта гына тешләгән, ягъни талпаннар бу төркемне иң аз очракта сайлаган.

Талпаннар – инфекцион чирләрне күчерүчеләр. Мәсәлән, паразит тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз яки күпсанлы таплы талпан чабыткылары белән авырый ала. Вируслы талпан энцефалиты – ул күбесенчә үзәк нерв системасына зыян салучы көчле инфекцион авыру.

Тешләгәндә талпан кеше организмына кан юлларын киңәйтүче һәм авыртуны басучы матдәләр, ә алар белән вируслар һәм микроблар да кертә. «Кагыйдә буларак, чир кеше талпанны тартып чыгарырга маташканда йога. Баш өзелә, һәм инфекция күчә», – дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек министрлыгының төп штаттан тыш специалист-эпидемиологы Наталья Ивойлова.

Инфекциянең инкубацион дип аталган вакыты 7дән алып 30 көнгә кадәр барырга мөмкин. Талпан энцефалиты еш кына температураның 39-40 градуска күтәрелүе һәм туңып калтыраудан башлана. Табиблар сүзләренә караганда, авыру яктылыктан курку, күз алмасының авыртуы, йотканда тамакның авыртуы яки мышцаларның сызлавында чагылырга мөмкин. Вакытында табылмаган талпан энцефалиты үзәк нерв системасының зарарлануына, паралич һәм хәтта үлемгә дә китерә.

Әгерҗе хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев