Тарифлар буенча комитет 2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрү сәбәпләрен әйтте
Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов хәбәр итте.
«Индексация өстәмә кыйммәткә салым (НДС) ставкасының 20 проценттан 22 процентка кадәр күтәрелүе белән бәйле. Икенче этап (индексация) 1 июльдән 1 октябрьгә күчерелде. Бу турыда Хөкүмәт карары 25 ноябрьдә кабул ителде. ТР Тарифлар комитеты федераль канун таләпләренә нигезләнеп, 20 декабргә кадәр республикада 2026 елдан гамәлгә керәчәк барлык коммуналь хезмәтләр тарифларын билгеләргә тиеш», — диде ул.
1 гыйнвардан тарифларның рөхсәт ителгән үсеше 1,7 процент тәшкил итәчәк һәм барлык төбәкләр өчен бертөрле булачак. Төп тариф үзгәреше 1 октябрьдән көтелә: РФ Хөкүмәте Татарстан өчен индексны 13,4 процент итеп билгеләгән, аерым муниципаль берәмлекләрдә бу күрсәткечтән тайпылыш 4,8 процентка җитәргә мөмкин.
«Шулай итеп, коммуналь хезмәтләр өчен еллык уртача түләү 5,7 процентка үсәчәк», — дип ассызыклады Гайнетдинов.
Тарифларны исәпләгәндә, беренче чиратта, Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразы исәпкә алынган. Аерым алганда: табигый газны күпләп сату бәясе 9,6 процентка, газ транспортлау чыгымнары 11,6 процентка, электр энергиясе бәясе 11,3 процентка, электр энергиясен тапшыру тарифлары 15,2 процентка артачак. Кулланучы бәясе индексы Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеш фаразында 5,1 процент итеп алынган.
Гайнетдинов мәгълүматларына караганда, республика буенча уртача индекс 13,4 процент кысаларында сакланырга тиеш. Шуңа күрә 840 муниципаль берәмлектә гражданнарның түләве 13,4 проценттан артмаячак, ә 73 муниципалитетта (24 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистщ һәм 32 авыл җирлеге) индекс рөхсәт ителгән максимум чикне исәпкә алып билгеләнәчәк һәм 18,2 процент тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев