Ташчишмә авылы халкы изге эштә
Ташчишмә авылында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә коры аш әзерлиләр.
Ташчишмә авылы клубында коры аш ясауны яңадан оештырып җибәрделәр.
Килеп булыша алмаган кешеләр дә азык-төлек белән ярдәм итеп тора. Ике «сушилка»ны волонтер кызлар бирде. Башка азык-төлек авыл халкы ярдәме белән, фәкать тавык итен генә сатып алабыз. Сәдака итеп биргән акчаларны тавык ите алуга тотабыз. Авыл клубының электр чыбыклары ышанычлы булмау сәбәпле, өйләрдә дә эшлибез. Бәрәңге чөгендер, кишер, тозлы кыяр, тавык ите киптерәбез. – диде Ташчишмә авылы клуб җитәкчесе Илсия Мортазина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев