Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшләүче үзмәшгульләргә субсидияләр бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә
Сайлап алу 2024 елның 4 декабреннән алып 2024 елның 16 декабренә кадәр барачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнар тарафыннан бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчәләр җитештерүне арттыруны кызыксындыруга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.
Сайлап алу критерийлары:
- Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бару һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түләү;
- салым режимын куллану, ул физик затны һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә кую (исәптән төшерү) турында салым органы белешмәсе белән расланган булырга тиеш.
Сайлап алу 2024 елның 4 декабреннән алып 2024 елның 16 декабренә кадәр барачак.
Сайлап алу иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең "Электрон бюджет" дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасында башкарыла. Төгәлрәк мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/federalniy-proekt-razvitie-otrasley-ovoshchevodstv-7800009.htm
Әлеге ярдәм төре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев