Татарстанда 13 түрә һәм депутат, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән җибәрелгән
Быел республикада 13 түрә һәм депутат, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән җибәрелгән.
Бу хакта Татарстан Рәиснең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов белдергән.
Эшеннән азат ителүчеләрнең һәммәсе ышанычны югалтучыларның Россия күләмендәге реестрына кертелгән. “РБК Татарстан” мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бу исемлектә безнең республикадан 40 кеше бар.
– Әлеге исемлеккә кертелү карьераңа нокта куелу дигән сүз. Эшкә урнашканда иң элек шуңа карыйлар. Моннан тыш алар пенсиягә чыкканда да ташламаларның бер өлешеннән мәхрүм ителә, – дип аңлатып үткән Гаязов.
Исегезгә төшерәбез: ноябрь башында Чирмешән районы ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлназ Закирова эшеннән җибәрелде. Ул үзенең кул астында эшләүчеләр өчен билгеләнгән 1,1 миллион сумнан артыграк премияне үзләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев