Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 2 курьер кыз тоткарланган: аларда наркотиклы 65 төргәк тапканнар

Казанда 24 яшьлек ике кызны яшерен урынга наркотиклар куйган вакытта тоткарлаганнар. Суд карары нигезендә, берсе сак астына алынган, икенчесе – өй арестында. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, тоткарлаганда, кызларда порошоксыман матдәле 55 төргәк тапканнар. Боларның наркотик булуын ачыклаганнар. Моннан тыш полиция хезмәткәрләре бер кызның яшәү урынында тагын 10 төргәккә юлыккан. Шулай итеп, курьер кызлардан 150 граммнан артыграк төрле наркотик алынган. “Вишневский” полиция бүлегенең тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев