Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 2024 елга социаль ипотека торагын гамәлгә кертү планы 27 процентка үтәлгән

Ел башыннан ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 43,6 мең кв.м гомуми мәйданлы 13 йортны файдалануга тапшырган. Бу йортларда 775 гаилә фатир алачак.

2024 елда Дәүләт торак фонды Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 161,7 мең кв.м булган 3299 фатирлы 56 йорт төзергә планлаштыра. Төзелешнең төп локацияләре республиканың зур шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә урнашкан.

Казанның «Салават күпере» торак районында 1439 фатирлы 9 күпфатирлы йорт төзелә. Быел 880 фатирлы алты йортны төзеп бетерү планлаштырыла, дип хәбәр итәләр ТР Дәүләт торак фондында. Йортларның техник әзерлеге хәзерге вакытта 14 проценттан 58 процентка кадәр төрлеләнә. Объектларда подваллар төзелә, тимер-бетон панельләр, инженерлык системалары, тәрәзәләр куела.

Чаллының 69 микрорайонында 4 йорт төзелә. Аларның техник әзерлеге 58 проценттан 82 процентка кадәр тәшкил итә. Йортларда тәрәзәләр урнаштырыла, эчке тышлау эшләре алып барыла, эчке инженерлык челтәрләре монтажлана.

Буаның Яшьләр урамы, 13Б адресы буенча урнашкан 40 фатирлы йортны сафка бастыру финиш сызыгына чыкты. Аның техник әзерлеге 93 процентны тәшкил итә.

Яшел Үзәннең Парат-Рогачев урамындагы 161 фатирлы һәм 80 фатирлы йортлар 82 һәм 29 процентка әзер. 161 фатирлы йортта лифтлар, эчке җылылык һәм электр челтәрләре монтажлана, эчке тышлау эшләре алып барыла. 80 фатирлы йортта 4-5 катларга кирпеч салына.

2023 елда Дәүләт торак фонды бөтен республика буенча 160,7 мең квадрат метр мәйданлы 64 йорт төзеде һәм 2966 Татарстан гаиләсен уңайлы торак белән тәэмин итте. Йортлар төзү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп бурычларының берсен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә - гражданнарыбызны арзанлы һәм уңайлы торак белән тәэмин итү. Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм кушуы буенча гамәлгә куела.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев