Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда 3 меңгә якын кысла тоткан браконьерларны тотканнар

Татарстанда полиция хезмәткәрләре Иделдә рейд уздырганда бер көймәне туктаткан һәм ир-атларда тотылган кыслалар булуын ачыклаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгәнчә, ир-атларда кысла тоту өчен 73 махсус капкын һәм 2730 тере кысла табылган. Табигатькә китергән зыянны 630 мең сумга бәяләгәннәр.

Полиция ир-атларның берсенең өендә тентү уздырган. Анда сату өчен кысла үрчетә торган легаль булмаган ферма ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре тагын 651 кысланы һәм кысла тоту өчен инструментларны тартып алган.

Законсыз нигездә балыкчылык белән шөгыльләнгән өчен җинаять эше ачылган. Әлегә ир-атларны читкә чыкмау турында имза алып өйләренә җибәргәннәр.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев