Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда авылда бала табучы хатын-кызларга бирелә торган түләүләр икеләтә артты

2026 елдан Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр икеләтә арта. Бу максатка республика бюджетыннан 211,8 млн сум каралган.

2026 елда Татарстан бюджетыннан авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче яшь әниләргә бирелә торган бер тапкыр түләнә торган ярдәм өчен 211,8 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Финанслар министрлыгы хәбәр итте.

2026 елның 1 гыйнварыннан башлап әлеге түләүләрнең күләме икеләтә арта.

Шулай итеп: беренче баласын тапкан 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум урынына 100 мең сум алачак; өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум урынына 200 мең сум түләнәчәк.

Түләүдән файдалану өчен мөһим шарт бар: гариза биргән вакытка кадәр хатын-кыз кимендә өч ел Татарстанның авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәсендә даими яшәгән булырга тиеш.

 Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев