Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда баш миенең РКТ һәм МРТ нәтиҗәләрен ясалма интеллект укый башлаячак

Бу хакта ведомствоның йомгаклау матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

Татарстанда рентген компьютер һәм магнит-резонанс томографиясе сурәтләрен ясалма интеллект укыячак. Бу хакта ведомствоның йомгаклау матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

«Республика радиология дата-үзәге ясалма интеллектның өч төрен куллана. Бу – флюорография, маммография һәм үпкәләрнең КТ сурәтләрен укыганда. РКТ һәм МРТны да укый башлау планлаштырыла», - диде сәламәтлек саклау министры.

Абашев табиб һәрвакыт ясалма интеллект эшен тикшерә, дип ышандырды. Ясалма фәһемгә тулысынча таяну тыела, чөнки тикшеренүләрнең 11 процент очрагында ул хаталар җибәрә.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев