Татарстанда бензинның барлык маркаларының һәм дизель ягулыгының бәясе арткан
Хәбәрләр

Татарстанда бензинның барлык маркаларының һәм дизель ягулыгының бәясе арткан

Июньнең беренче атнасында Татарстанда бензинның барлык маркаларының һәм дизель ягулыгының бәясе арткан.

АИ-98 һәм башка югарырак маркалы бензинның литры 35 тиенгә яки 68,71 сумга кадәр, дизель ягулыгы 8 тиенгә яки 60,2 сумга кадәр арткан. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

АИ-92 маркалы бензинның бәясе 1 тиенгә арткан, хәзер 1 литрының бәясе 49,68 сум тәшкил итә. АИ-95 маркалы бензин да 2 тиенгә артып, 53,66 сумга җиткән.

Татар информ


Нет комментариев