Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле М12 трассасы буенча хәрәкәтне чикләделәр
Татарстанда уңайсыз метеорологик һәм юл шартлары аркасында «Восток» М12 трассасы буенча автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Магистральнең 700 нче километрыннан 836 нчы километрга кадәрге участогында кар җыю эшләренә 16 катнаш юл машинасы, дүрт трактор (аларның икесе-роторлы) һәм бер йөк эвакуаторы, шулай ук авария комиссарларының алты экипажы җәлеп ителгән.
«Җиңел автомобиль йөртүчеләрнең шулай ук начар һава торышы вакытында сәфәрләрен кичектерүләрен сорыйбыз. Барлык чикләүләр һава шартларын яхшыртуга кадәр кертелгән», – дип ассызыкладылар дәүләт компаниясе матбугат хезмәтендә.
Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап 2323 яисә 112 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип хәбәр итә Татар- информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев