Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән: ике кеше һәлак булган

12 август көнне кич Татарстанның Минзәлә районында М-7 «Волга» автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Ford Focus йөртүчесе куркынычсыз тизлекне арттырган, каршы як полосага чыккан һәм Sitrak йөк машинасына килеп бәрелгән. Һәлакәт аркасында җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак булган, тагын өч кеше (шул исәптән 7 айлык һәм 15 яшьлек балалар) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев