Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән
Пандемия башланганнан алып республикада 347 кеше инфекция корбаны булган.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстанда 1940, 1947, 1954 елларда туган хатын-кызлар һәм 1950 елда туган ир-ат ковид корбаны булган.
Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 347 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев