Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда онкология белән авыручылар саны арта

Татарстанда ноябрь ахырына онкология диспансерында 127 меңгә якын кеше исәптә тора.

Узган ел республикада онкология авыруларының 19,5 мең яңа очрагы теркәлгән — узган ел белән чагыштырганда 7,2% ка күбрәк, дип хәбәр итте профессор м.з. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры табиб-онкологы Артур Сәйфуллин.
Октябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 19 меңнән артык яңа яман шеш очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматларны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев җиткерде.
Сәйфуллин билгеләп үткәнчә, авырулар саны артуны составында никотин булган продукция куллану белән бәйлиләр. Ул онкодиспансерның баш һәм муен шешләре булган пациентларга ярдәм күрсәтә торган 12 нче бүлегендә пациентларның яртысы диярлек — ир-атлар, әмма хатын-кызлар өлеше акрынлап арта бара, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев