Татарстанда сентябрьнең өченче атнасында бензинның уртача бәясе төште
Хәбәрләр

Татарстанда сентябрьнең өченче атнасында бензинның уртача бәясе төште

Татарстанда бер атна эчендә, 15-21 сентябрьдә, бензинының уртача бәясе 11 тиенгә кимегән – литры 71,81 дән 71,70 сумга кадәр. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.

Шул рәвешле, август уртасыннан бирле торган тренд җимерелә. Шул ук вакытта аерым алынган бензин маркаларыннан күрсәтелгән чорда бары тик АИ-92 генә арзанайган – 26 тиенгә, литры өчен 69,01 дән 68,75 сумга кадәр.

Киресенчә, узган атнада АИ-95 бензинының бәясе 5 тиенгә арткан – литр өчен 73,83 сумнан 78,88 сумга кадәр.

Үз чиратында премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм югарырак), элеккеге кебек үк, литры өчен 99,25 сум торган.

Дизель ягулыгының уртача бәясе 75 тиенгә кимегән – литр өчен 80,98 дән 80,23 сумга кадәр.

Шул ук вакытта узган атнада Татарстанда ягулыкка бәяләр, гадәттәгечә, Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булып калды.

Гомумән алганда, Идел буе федераль округы төбәкләре буенча бензинның литры 75,75 сум, АИ-92 – 72,14 сум, АИ-95 – 78,51 сум, АИ-98 һәм аннан да югарырак – 101,51 сум, ә дизель ягулыгы – 81,74 сум.

Ил буенча бензин күрсәтелгән вакыт эчендә 0,1 процентка, литр өчен 78,51 дән 78,52 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Дизель ягулыгының бәясе 0,7 процентка кимегән, литр өчен 88,05 сумнан 87,37 сумга кадәр.

Татар информ 


Нет комментариев