Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге курортлар исемлеге расланды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Исемлеккә биш курорт кертелгән – «Крутушка», «Васильевский», «Бакирово», «Ижевские минеральные воды» һәм «Жемчужина», шулай ук бер дәвалау-савыктыру урыны – Тархан минераль җир асты сулары ятмасы.

Документта исемлек төзү зарурлыгы 2023 елның 4 августындагы 469-ФЗ номерлы Федераль закон таләбе белән аңлатыла, аның нигезендә «Табигый дәвалау ресурслары, дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлар турында» Федераль законга һәм башка закон актларына үзгәрешләр кертелгән.

Бу закон нигезендә, дәвалау-савыктыру урыны һәм курорт федераль яки төбәк әһәмиятенә генә ия булырга мөмкин.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев