Татарстанда үлүчеләрнең гомуми саны кимегән
Татарстан бер ел эчендә сәламәтлек саклау системасының торышы турындагы күрсәткечләрен яхшырткан. Республика сәламәтлек саклау министрың Марсель Миңнуллин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.
«2022 елда үлүчеләрнең гомуми күрсәткече 11,5 промилле тәшкил итте, быел әлеге күрсәткеч 10,6 промиллегә тигез», - дип искәртте министр.
Быел көтелгән гомер озынлыгы 75,2 яшь булган, әмма хәзер ул 75,4 яшь тәшкил итә.
Очрашу Дәрвишләр бистәсендәге 6нчы балалар поликлиникасында узды. Ул – «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелгән беренче хастаханә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев