«Татспиртпром» «Росспиртпром» федераль компаниясе белән берләшергә мөмкин
Интеграция турында карар ике компаниянең дә акционерлары тарафыннан кабул ителгән инде.
Татарстанның «Татспиртпром» алкоголь гиганты «Росспиртпром» федераль компаниясе белән берләшергә планлаштыра. Интеграция турында карар ике компаниянең дә акционерлары тарафыннан кабул ителгән инде, бу хакта https://www.kommersant.ru сайтында хәбәр ителә.
Әйтелгән планнар нигезендә, һәр җитештерүче операцион автономияне саклап калачак, әмма бердәм төркем кысаларында эшләячәк.
Стратегик җитәкчелекне, ликер-аракы җитештерүләрен үстерүне, маркетингны һәм сатуны «Татспиртпром» командасына тапшыру планлаштырыла. Берләшкән структураның Штаб-фатиры Казанда урнашачак дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев