Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Түбәгә дә, морҗага да, торбага да карагыз!

Ишелеп яуган кар көрте түбәләрне генә ишеп калмыйча, башка төр зыян салырга да сәләтле.

Менә бу фотодан күрүегезчә, кар көрте котельнядан чыгучы торбаларны еккан. Ярый әле тулысынча өзмәгән. Югыйсә, зыянның зуррагы килер иде. Эшләп торган газ миченең төтенне эчкә җибәрүе дә мөмкин бит. Әлбәттә, бу яктан карасак, ял көннәрендә өйдә булу шәхси хуҗалыклар өчен файдага – гел күз-колак була аласың. Ә менә оешманыкы мондый зыянга тарса, эш урынында булып күрүең хәеррәк. Бу очракта ял көннәрендә әнә шундый хәлгә тарган бер оешма.

Халыкка кабат мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Зинһар, түбәгә генә түгел, андагы морҗага да, вентиляция торбаларына да күз-колак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев