Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Түбән Көек тагын да яктырачак

Район үзәгенең әйләнгеч юлындагы зур электр баганалары бөтен тирә-якны матурлап, ерактан балкып тора.

Электр баганаларының мондый киң колачлы урнаштырылуы, һичшиксез, район территориясендәге торак пунктларның инфраструктурасын ныгытуга юнәлтелгән.

Бу яктырту системалары, беренче чиратта, юл хәрәкәтенең иминлеген арттырачак, бигрәк тә караңгы вакытта яки начар һава шартларында. Көчле яктылык машина йөртүчеләргә юлны яхшырак күрергә, киртәләрне һәм башка хәрәкәттә катнашучыларны вакытында абайларга ярдәм итәчәк.
Хәзер алар шактый авылларга керделәр инде.

Күптән түгел Түбән Көектә дә   шундый баганалар урнаштырдылар. Тиздән авыл башыннан Яңа Шимбергә чыгучы күпергә кадәрге юлны куәтле электр лампочкалары яктыртачак.
Алган мәгълүматларга караганда, берничә шундый ут баганасы ике Шимбер арасына да урнаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев