Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Уку йортында агросыйныф каршы ала

Күңгәр урта мәктәбе яңа уку елына әзерләнә

 Бүгенге көндә уку йортында ремонт эшләре бара.
– 1 сентябрьгә мәктәп тулысынча әзер булачак, – ди мәктәп директоры Рафил Сибагатуллин.
Җитәкче сүзләренрә караганда, Күңгәр урта мәктәбе 2026/2027 уку елын директорны да кушып 17 укытучы һәм 101 укучы белән каршы ала. Шунысы кызык, Күңгәр урта мәктәбенә 11 авылдан килеп белем алалар. 
Укучылар саны, совет заманындагы сыман ишле түгел, әлбәттә. Аерым алсак, XI сыйныфны 9 укучы тәмамлый. Ә менә X сыйныфлар ишлерәк – 13 укучы белем ала. 
Әмма укытучылар составы олыгаю бу мәктәпне дә читләтеп узмаган. Мәктәп директоры фикере үзенчәлекле яңгырады.
– Коллективка яшь укытучылар кайтмады үзе, әмма зур шатлык – зур тәҗрибәле, оста мөгаллимнәрне саклап кала алдык, – диде.
Укучылары һәм укытучылары күпме генә булмасын, тормыш дәвам итә – уку йорты яңа уку елын кабат яңарып каршы алачак. Ни өчен кабат диярсез? Эш шунда, мәктәп ел да яңара, үзгәрә. Исегезгә төшерәбез, биредә 2020 елны ук “Үсеш ноктасы” ачылган иде. Ул чорда мәктәптә физика һәм информатика кабинетлары ремонтланды. Ә технология кабинеты укучы егетләргә дә, кызларга да аерым сыйныф бүлмәләре буларак ремонтланды. Дөрес, заман таләпләре нигезендә хәзер технология бер генә юнәлештә укытыла.
Ул чорда иң күп җиһаз ТИН кабинетына (хәзер ОБиЗР) кайтарылган һәм ул да бик яхшы итеп ремонтланган. Коридорда шахмат зонасы да бар. Кыскасы, элекке елларны да күп эшләнде монда.
Ә бүгенге төп эш – агросыйныф булдыру белән бәйле. Без килгәндә дә чираттагы җиһазлар кайтарылган иде. Директор сүз­лә­ренә караганда, тагын бер “позиция” генә кайтасы калган.
– Агросыйныфның юнәлеше – “Терлекчелек һәм заманча терлек азыгы”. Безнең районда, мөгаен, башкача була да алмый. Безгә шушы юнәлеш якынрак. Шөкер, алдан билгеләнгән исемлек нигезендә җиһазлар туплау тәмамланып килә. Әлбәттә, инвесторлар ярдәм итә. Кыскасы, 1 сентябрьгә мәктәп тулысынча әзер булыр дип ниятлибез, – ди җитәкче.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Агросыйныф – укучыларны агросәнәгать комплексындагы (АПК) һөнәрләргә әзерләүгә юнәлдерелгән профильле сыйныф ул. Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында эшләнә.

Башкача әйтсәк, агро­сый­ныфның максаты һәм файдасы шунда – мәктәп укучылары үзләрен шушы сайлаган һөнәр өлкәсендә сынап карыйлар һәм алга таба да шушы профиль буенча укырга телиләрме икәнен хәл итәләр. Моның өстенлеге тагын шунда – ул югары уку йортына һәм көллияткә күпер дияргә була. Чөнки күп кенә аграр югары уку йортлары агросыйныфны тәмамлаучыларга өстәмә баллар бирәләр. Әлеге проект авыл җирлеге өчен аеруча мөһим: ул яшьләрне туган авылында калдырырга һәм җирле хуҗалыкны үстерергә ярдәм итә.
Мәктәпнең VII һәм X сыйныф укучылары тирәнтен үзләштерәчәк икән агросыйныф буларак сайлаган юнәлешне. 
– Укучыларыбыз IX яки XI сыйныфтан соң, укуларын үзебезнең Габдулла Тукай исемендәге Әтнә техникумында дәвам итеп, күмәк хуҗалыкларга белгеч булып кире кайтачаклар, – дигән өметтә торалар биредә.
Кыскасы, мәктәптә агросыйныф булдыру һәр як өчен дә отышлы. Әйтик, инвесторларга – ә алары үзебезнең күмәк хуҗалыклар, киләчәктә яхшы белемле белгечләр кайтачак. Өстәвенә тоткан чыгымнарының күп өлеше хөкүмәттән кире кайтарыла. 
Укытучылар да якты, яхшы җи­һазланган сый­ныф­та, дөрес, сыйныфтан тыш эш­ләр хисабына бу юнәлешне ти­рәнтенрәк өйрәтә алачаклар. 
Ә укучы өчен файдасын әйтеп тә торасы юк – тирәнтен, юнәлешле белем алуның бик ышанычлы юлы бу. Директор да:
– БДИ биргәндә агросыйныф кайбер фәннәр буенча өстәмә ярдәм дә әле ул. Хәер, бу яктан безнең болай да нәтиҗәләребез яхшы, – ди.
Мәкаләбезнең максаты – мәк­тәпнең яңа уку елына әзерлеген чагылдыру иде. Шө­кер, биредә башка кабинетларда да ремонт бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев