Хәбәрләр

Ульяновскида БПЛА һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 15кә җитте

Ульяновскида БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 15кә кадәр арткан, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Алексей Русских.

Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрь иртәсендә БПЛА Ульяновскида сәнәгать һәм гражданнар инфраструктурасына һөҗүм итте. Башта 8 зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде, аннары аларның саны 12 гә кадәр артты.

«15 кеше зыян күрде, безнең табиблар иртәдән үк барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр. Дүрт кеше кыйпылчыклы җәрәхәтләр, имгәнүләр һәм сынулар белән хастаханәгә озатылган. Тагын 11 кеше амбулатор шартларда ярдәм алды», - дип язган Русских социаль челтәрләрдә.

Зыян күрүчеләр арасында өч бала бар. Икесенә инде ярдәм күрсәткәннәр һәм өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Хастаханәдә 17 яшьлек кыз кала, аңа операция ясаганнар һәм барлык кирәкле ярдәмне күрсәтүне дәвам итәләр, - дип яза Татар информ. 


Нет комментариев