Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ут белән шаяру – янгыннарның сәбәбе

Балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәве, өлкәннәр тарафыннан аларның үз-үзләрен тотышын тиешенчә контрольдә тотмау, ә кайбер очракларда атааналарның үз балаларының ялын оештыра белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар үз уеннарында еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен кабатлыйлар. Мөстәкыйльлеккә омтылыш балалар ялгыз калганда аеруча чагыла. Өйдә ялгыз калган баланы шырпы яки зажигалка белән уйнамас, кәгазьгә ут төртмәс, урманда зурлардан күреп учак якмас дип берәү дә ышанып әйтә алмас. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларның ут белән шаяру проблемасы бүгенге көндә бик кискен тора. Һәм шунысы мөһим, төп бурыч – булырга мөмкин фаҗигане кисәтү, балалар белән күбрәк аралашу, һәрвакыт ярдәмгә әзер булу. Әти-әниләр белән уртак көч балалар профилактик эшне алып баруга юнәлтелергә тиеш. Балалар катнашында янгыннар һәм башка һәлакәтләр санын киметү, травма алу һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау һәркайсыбызның төп бурычы. Чөнки, балаларның эш гамәлләре өчен иң беренче чиратта, өлкәннәр җаваплы. Балаларга начар үрнәк күрсәтмәгез: алар каршында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өчен кәгазь кабызмагыз. Шырпыны балалар өчен куркынычсыз урыннарда саклагыз. Өйдә төзек булмаган яки кулдан ясалган электр приборларын тотмагыз. Куркынычсызлык таләпләренә туры килү сертификаты булган, электр туклану чыганагыннан автоматик рәвештә өзеп кую җайланмасы булган электр приборларыннан гына файдаланырга кирәк. Исегездә тотыгыз – кечкенә саксызлык та зур бәлагә китерергә мөмкин. Әгәр балалар үзләре учак кабызалар, шырпы һәм зажигалка, янучан сыеклыклар белән уйныйлар икән, яннарыннан узып китмәгез, битараф калмагыз, берүк туктатыгыз! Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, балалар арасында янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барылган җирдә, янгын чыгу куркынычы юк дәрәҗәсендә. Ата-аналар, исегездә тотыгыз: ут – балалар өчен куркыныч уенчык! Балаларыбызның рухи халәте безнең үзебезгә бәйле. Аларның һәр адымы өчен дә без җавап бирәбез. Янгын килеп чыккан очракта кичекмәстән «101» яки «112» телефоны буенча янгыннан коткару хезмәтенә шалтырата аласыз. Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев