Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Уйламаган көнем юк" китабы киләсе атнада сатуга чыгачак

Китап укучылар «Казан утлары» журналы редакциясенә Нәбирә Гыйматдинованың китапның сюжеты һәм аның сатуга керү вакыты белән кызыксынып мөрәҗәгать иттеләр.

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы чыгуын белгәч, укучылар яңа әсәрнең сюжеты, шулай ук китап сатуга керү датасы белән кызыксындылар. Китап «Казан утлары “журналы китапханәсе " сериясе кысаларында дөнья күрде, проектны «Татмедиа»АҖ тәкъдим итә.

«Безгә районнардан шалтыраталар, китап сорыйлар», – дип сөйләде «Татар-информ» мага журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул киләсе атнадан китапны Казанда – татар китабы кибетләре киштәләрендә һәм вакытлы матбугат киоскларында табарга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләрендә сатып ала алачак, ә башка төбәкләрдә яшәүчеләр басмага сайтта заказ бирә ала https://tatkniga.ru/

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/11-12-2020/kniga-uylamagan-k-nem-yuk-postupit-v-prodazhu-na-sleduyuschey-nedele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев