Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Володин 2024 елда үз көченә керә торган беренче законнар турында искәртте

1 гыйнвардан илдә берничә яңа социаль юнәлешле закон үз көченә керәчәк. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин 2024 ел башында нинди үзгәрешләр көтүе турында Телеграм-каналында сөйләде.

Шулай итеп, 1 гыйнвардан Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артачак. Чара Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кабул ителгән.

Володин мәгълүматлары буенча, үзгәрешләр 5 млн гражданның хезмәт хакына гына түгел, күп кенә пособиеләрнең күләменә, шул исәптән вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча түләүләргә дә кагыла.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 7,5 процентка арта.

Шулай ук ел башыннан балага 1,5 яшь тулганчы эшкә чыккан ата-аналар өчен, аны карау буенча пособие түләүне саклап калалар. Шул рәвешле, түләү мондый гаиләләр өчен өстәмә ярдәм булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев