Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Волонтерлар кемнәр алар?

“Игелек эшлә дә суга сал”, дигән сүзләрне еш ишетәбез.

Бу сүзләребез нәкъ менә волонтерларга, үз теләкләре белән изге эш башкарган һәм дә бу гамәлләре өчен бернинди түләү өмет итмәгән кешеләргә туры килә дә инде.

Кыскача мәгълүмат

Волонтер – ул үз инициативасы белән һәм матди бүләкләүгә исәп тотмыйча, үз көчен, вакытын һәм һөнәри күнекмәләрен башка кешеләргә ярдәм итүгә һәм иҗтимагый әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә кертә торган кеше. 
Соңгы вакытта волонтерлык эшчәнлеге киң җәелдереп җибәрелде. Районда да волонтерлык белән шөгыльләнүче кешеләребез күп безнең. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Раилә Галиевадан шул хакта сораштык. 
– Волонтерлык эшен 30 кешедән башлап җибәргән идек. Бүгенге көндә районда 628 волонтер теркәлгән. Узган ел 87 мәктәп укучысына волонтер кенәгәләре тапшырган идек. Шунысын әйтергә кирәк, бу сан артып бара.
– Волонтерларның эш гамәле нинди?
– Район волонтерлары төрле чаралар оештыруда ярдәмгә киләләр. Көз, язгы чорларда һәйкәлләрне җыештырырга чыгалар. Бер генә чара да волонтерларсыз узмый.
– Аларга берәр төрле кызыксындырулар каралганмы соң?
– Россия Федерациясе территориясендә ирекле (волонтерлык) эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләрне бүләкләү формасы булып – «Россия иреклесе” (“Доброволец России”) күкрәк билгесе бирү каралган. Шулай ук сайтта теркәлү узган волонтерларга сәгатьләр языла, ә алар балл булып туплана. Ә бу баллар укырга кергән вакытта Бердәм Дәүләт имтиханы баллары янына балл булып өстәлә. 
– Безнең районда волонтерлык эше ничек оештырылган?
– Алда әйтеп үткәнемчә, безнең районда бу эш гамәле яңа гына килеп керде. Шуңадыр да әле безнең волонтерларның бу яктан тәҗрибәләре юк. Әмма алга таба бу юнәлештә эш алып барыла. Акрынлап барысына да өйрәнербез, дип ышанам. Моның мисалы булып, безнең районыбызның мәдәният йортларында, мәктәпләрендә волонтерлар оешмалары барлыкка килә башлады. Бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю өлкәсендә волонтерлар бердәмләшеп бу эшне башкаралар. Ләкин әле безнең үзләрен волонтер итеп теркәмичә дә бу изге эш белән шөгыльләнүче кешеләребез дә бик күп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев