Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында 1000нән артык кеше эсселек аркасында үлгән, дип хәбәр итә AFP мәгълүмат агентлыгы.
Һәлак булганнарның күбесе - теркәлмәгән хаҗилар.
AFP хәбәр иткәнчә, 17 июньдә Мәккәдә һава температурасы 51,8 градуска җиткән. Үлүчеләр күп санлы теркәлмәгән хаҗилар аркасында арткан, аларның килүе хаос барлыкка китергән. Хаҗиларга су һәм ашау озак бирелми торган.
Шул ук көнне һәлак булучылар арасында дүрт россияле булуы билгеле булды.
Нет комментариев