Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Хатирә әбигә - 95 яшь

Бүгенге көндә улы Хәлил һәм килене Зөлфия тәрбиясендә Олы Әтнәдә яшәсә дә, озак еллар Ташчишмә авылында, җәмәгате Шамил белән бергә гомер итә.

Бик күп кыенлыкларны җиңеп, шушы 95 яшьлек күркәм датага килеп җиткән әбине күреп күңел куана. Тормышыннан зарланмый. Аның аеруча үткәнне төгәл даталар белән искә алуын ишетеп сокландык.  Сүне аның үзенә бирик әле.

- 1,2 сыйныфларны Җогып мәктәбендә укыдым, 2, 3 сыйныфларны Яңа Шашы мәктәбендә, 5, 6, 7 сыйныфларны Чембулат мәктәбендә тәмамладым, – ди ул. 

Тумышы белән Иске Җогып авылыннан ул. Колхозда бозаулар тәрбияли. Шулай да үзәгенә үткәне – урманнар белән бәйле.

- Эшләмәгән эшем калмады. «Тәмле чишмә», «Молотов», Мари урманнарын һич онытырлык түгел, – ди.

Күз алдына китерик әле – яшь чагында, тормышка чыкканчы ук 4 төрле шпательләр генә өюдә катнаша ул. Аларның исемнәрен дә әйтеп чыгып тагын бер шаккатырды.

- Сталин үлгәндә «Молотов» урманында идек. Октябрьнең 13ендә китеп, 17 апрельдә генә әйләнеп кайттым, – ди үзе. Шунда ук:

- Мин күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел… – дип туктамакчы да булды. Сораша торгач аның авыр тормыш юлы тагын да ачыла төште.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган балалары кайгысыннан кайнатасын паралич суга. Каенанасы да бөкрәйгән була. Шулай итеп 9 ел дәвамында каенатаны тәрбияләү аның өстендә була. 

Ул арада күзләре яшьләнеп «лобогрейка»да эшләгән чорларын искә ала. Әле 14 яшь тә тулмаган кыз бала комбайнга көлтәләр биреп тора. Күтәрергә көче җитмәгәч, аларны этеп бара торган була… «Ничек мине алып кереп китмәгән...» – дип авыр сулый.

… Ә урманда газапланып эшләү нәтиҗәсе эзсез калмый. Аяклары шешә, куллары дерелди башлый. Аннан кайткач та Арчага вагон төяргә җибәрмәкче булалар аны. Имештер, аяклар белән төйисе юк анда. Аякларын күрсәткәч кенә хәлнең дөрестән дә җитди икәнен аңлыйлар...

Шөкер, хәзер аның 6 баласы, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Чарада юбилярны районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Галиуллин, Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев, Ташчишмәнең ветераннар советы җитәкчесе Габделбәр Әхәтов та котлады. Шөкер, туган көне белән Россия Президенты Владимир Путин, районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, Татарстан авыл хуҗалыгы министры да котлау сүзләре юллаганнар.

Күңеллесе – соңыннан булды. Тагын 5 елдан шушы ук составта Хатирә әбинең 100 яшьлек юбилеенда очрашырга сүз куештылар. Шулай булсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев