Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле райондашлар һәм Әтнәбез кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа – 2024 ел белән котлыйм! Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2023 ел артта калып килә.

Яңа ел – узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.

2023 ел бик җиңелләрдән булмады. Ул һәрберебезнең дә тормыш кыйммәтләрен яңартты, яшәешебезгә, тирә-юньдәге кешеләргә карата фикеребезне үзгәртергә мәҗбүр итте. Әмма нинди генә кыенлыклар белән очрашсак та, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык. Районыбыз чиста авыл хуҗалыгы төбәге. Игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада хаклы рәвештә алдынгы урыннарны тотабыз.

Киләчәктә дә ил-көннәребез тыныч булсын. Махсус хәрби операциядә катнашкан барлык егетләребезгә исән-сау гаиләләренә, туган якларына әйләнеп кайтуларын Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

Яңа ел Сезгә яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа хезмәт үрләренә ирешүгә рухландырсын, иминлек һәм тынычлык елы булсын. 2024 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!

Бәйрәм белән сезне!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев