Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Язга әзерме син, райондаш?

Җиһанга яз килә; сизәсезме, яз исе сизелә җәмәгать! Инде шушы көннәрдә үк көндезге һава температурасы «+» күрсәткече белән куандырачак

Миңа калса, яз табигатьнең иң матур чоры ул – табигать җанлана: кояш көннән-көн турырак карый, кошлар сайрый, март мәчеләре елый... хәтта сарайдагы карт әтәч тә урамга чыгарга теләп берөзлексез тавыш бирә. Кар өемнәре күзгә күренеп кими, шул ук вакытта беренче су гөрләвекләре оеша башлый. Кыскасы, “лепота!” 

Тик бу матурлык үзе белән яшерен шик-шөбһә дә алып килә шул. Бүгенге салкыннар кинәт кенә җылыга алышынып, су төшсә, күңелсезлекләр буласын көт тә тор! Синоптиклар фаразына караганда, тиздән көндезге температура “+” билгесенә чыга. Кояшның көннән-көн ныграк җылытуын искә алсак, бу бик мөмкин сценарий. “Әлегә андый куркыныч янамый, иртә әле”, дип күңелегезне алдарга ашыкмагыз.

 Борынгылар: “Санаулы көн тиз уза”, дип бик белеп әйткәннәр.

Ә атнага бер тапкыр гына дөнья күрүче газетабызда бу хакта хәбәр итүебез соңга да калырга мөмкин.

Рәсми затлар фикеренә колак салыйк. Әйтик, 108 янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев фикере кызык яңгырады.

– Йорт-җир өчен хуҗа үзе җаваплы. Тиешле чараларны да үзе күрергә тиеш, – дип саный ул.

Беренчедән, су агып китә алсын өчен йорт-җир тирәли канаулар казып куярга кирәк. Аеруча урамнан агучы ташуның өйгә керүеннән сак булыгыз. Бу хакта газета аша ел саен кисәтәбез, шуңа карамастан, идән астына су төшүчеләр турында һаман ишетеп торабыз. Икенчедән, каралты-кура, лапас, мунча тирәләрен дә кардан чистартыгыз, шулай ук су агып китәрлек итеп канау казыгыз....

Тулырак газета битләреннән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев