Җылы сүз - җан азыгы
Олы Мәңгәрдә якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар.
Әни... Җир йөзендә иң газиз, иң изге кеше ул. Тормышның иң авыр минутларында да, шатлык бәхеттә дә, ни генә булмасын - һәрчак безгә иң кирәк кеше ул.
Улларыгыз, ирләрегез махсус операциядән исән сау кайтып, алга таба да бергә бергә, дус тату булып, тормыштан тәм табып яшәргә язсын.
Бәйрәм уңаеннан, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова белән берлектә Олы Мәңгәр мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге тарафыннан махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә әзерләнгән бүләкләрен тараттылар.
Шунысы куанычлы, авылдаш батырларыбыз арасыннан Сабиров Ильмирның үзенең дә ялга кайткан вакыты туры килде. Авылдашларның гаиләләренә, иң якын булган кешеләре - әниләренә карата, шулай ук егетләрнең үзләренә дә күрсәтелгән һәрдаим игътибар өчен рәхмәтләрен җиткерде Илмир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев