Зирәклек һәм хөрмәт яше: Кәримә әбигә 90 яшь
Олы Әтнә авылында яшәүче Кәримә әби Фәйзрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кәримә әбине юбилее белән котлап кайтканнан бирле, ул сөйләгәннәрне кабат-кабат күңел аша үткәрәм. Шушы күркәм яшькә җитсә дә, әле дә әби дип әйтеп булмый аңа. Зиһененә күзләр тимәсен. Аяклары азрак сынатсалар да, күңеле ачык, йөзе сөйкемле.
150 сум акчаң булмаса, укырга килмә
Кәримә апаның әнисе Фәрихә, әтисе Гайнетдингә икенче хатын булып килә. Алай гына да түгел, ике балага әни була ул. Гайнетдин абыйның беренче хатыны бала тапканнан соң, хәлсезләнеп кала. Һәм тиф чире йоктыра.
Аяусыз чирдән сәламәтләнә алмый, үлеп китә. Бер һәм дүрт яшьлек ике сабый ятим кала. Ике ятимне үз кочагына ала Фәрихә. Гайнетдин белән кабат уртак ун балалары туа аларның. Ә Кәримә апа ун баланың җиденчесе булып дөньяга килә. Ул еллардагы яшьтәшләре кебек уза аның балачагы да, яшьлек еллары да. Олы Әтнә мәктәбенә укырга керә.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укытучы апасы Кәримәгә: “150 сум акчаң булмаса, башка укырга килмә”, – дип әйтеп кайтара.
Исәп-хисапка да башлы һәм дә укырга теләге зур булса да, сигезенче сыйныфка бармый Кәримә апа. Фотографиядә кассир булып эшли башлый. Аннары кинофикациядә дә шушы ук вазыйфаны башкара. Соңрак мәдәният өлкәсендә эшли.
Биредә дә исәп-хисап хезмәте. Лаеклы ялга да биредән чыга. Бүгенге көндә балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Кызганыч, иренең вафатына да күп еллар узган инде.
– Балачагым, яшьлегем рәхәттә узмаса да, бәхетле картлыгыма сөенеп бетә алмыйм, – ди Кәримә апа үзе. Әни, диеп өзелеп торган кызы Раилә ханым аның турында:
– Аллаһка шөкер, әнинең зиһене ачык, хәтере әйбәт, - диде. Сүзен дәвам итеп:
– Әнинең вак эшләргә дә кулы ятып тора: тегү, чигү дисеңме, барысын да башкара иде. Кызлар кияүгә чыкканда аларга сөлгеләр чикте, – дип хатирәләре белән уртаклашты.

Биш ел йөрдек
Тормыш иптәше Раушан абый белән биш ел йөриләр алар. Аның белән кайда таныштыгыз соң, дип сорагач:
– Клубта инде. Мин кассир булып эшлим бит. Икебездә бер авылдан. Аның белән биш ел йөрдек, – диде елмаеп. Сүзгә улы Илфар кушылып:
– Бер истәлек белән генә уртаклашыйм әле. Әти Усадта укып йөри. Ул вакытта инде алар әни белән йөриләр. Һәм менә кыш көне, әти куенына кулюк белән чия тыгып, Кәримәсен сагынып, әни янына чаңгыда Олы Әтнәгә кайтып килә. Күз алдына китерәсезме, кыш көне бит. Шул чияне әнигә ашата да, кире Усадка китеп бара. Кешедәге рух ныклыгын карагыз сез, – диде.
Сүзгә Раилә апа кушылып:
– Бер әче буранда кайтырга чыккан була ул. Әмма адашып йөри һәм кире Усадка килеп чыга. Ничек адашып үлмәгән, гомере бетмәгәндер инде, дип уйлыйбыз хәзер, – диде.
Раушан абый Кәримә апайдан 5 яшькә олырак була. Яшьли танышып, йөри башлыйлар. Раушан абыйны Армиягә озатып, танкчы булып, өч ел буе хезмәт иткән сөйгәнен көтеп ала Кәримә апа.
Күз алдына да китерә торган түгел, бер яклы гына кечкенә генә төп йортта кайнана, кайната белән ике килен ике елга якын бергә яшиләр.
– Барысы 9 кеше идек. Өйнең дүрттән бер өлешендә мич. Ике кровать, ике бишек астык. Бик тату яшәдек, Аллаһка шөкер, - дип хатирәләре белән уртаклашты Кәримә апа.
Раушан абый белән 59 ел парлы гомер кичерәләр. Гаилә тормышы турында сорашкач:
– Хатын-кызга сабыр булырга кирәк, – диде ул. Раилә апа:
– Әни безне әле дә сабырлыкка өндәп тора. Алай түгел, болай ул, дип гел киңәшләрен бирә, – диде.
Саф күңеле, сабырлыгы өчен дә Аллаһы Тәгалә шундый озын гомер, бәхетле картлык биргәндер дә инде Кәримә апага. Бәхетле булсын.
Тормышның ачысын-төчесен күргән өлкән буын бәхетле картлыкка бик лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев