Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Әхлак

Иреккә риза түгел, төрмәгә барасылары килә. Андыйлар да бар Әтнәдә

Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимованы тыңлагач, ирексездән шундый фикерләр дә килә күңелгә.

Әтнә җәза үтәтү инспекциясеннән 9 айга төрле җәзага хөкем ителгән 51 кеше  үткән.Шуларның дүртесе - хатын-кызлар.

Бу хатын-кызларның икесе -  әйбер урлап, икесе алимент түләмәгәнгә хөкем ителгән.  Калганнары - ирләр.

Суд чыгарган хөкемне тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен, 6 хөкем ителүчегә сынау шартлары катгыйланып, аларның хөкем ителү сроклары арттырылган. Ә 3 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән.

- Менә монысын аңлап булмый, шартлы рәвештәге җәзага хөкем ителеп, тиешле көнне билгеләнеп, суд карарын тиешле дәрәҗәдә үтә генә инде, юк, риза түгелләр, төрмәгә барасылары килә...,- ди җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова.

Күрәсең, анда рәхәтрәк дип уйлыйлардыр инде. Аллам сакласын.  Аңлап кара син бу адәм баласын.

Узган елгы белән чагыштырганда бу күрсәткечләр бер дәрәҗәдәрәк.

С.Мингатина фотосы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев