Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

Хәрби комиссариатны тикшерделәр

Арча -Әтнә хәрби комиссариатының эшчәнлеген гел яктыртып торабыз. Чөнки хәрби комиссар - Әтнә егете.

Шушы көннәрдә Арча-Әтнә хәрби комиссариатына тикшерү килде. 2018-2019 елгы эшчәнлекләрен тикшерделәр. Монда бары да исәпкә алынды, экономик күрсәткечләр дә, хәрби учет та, әзерлек тә, яшьләргә хәрби патриотик тәрбия бирү дә. 

- Бөтен эшчәнлегебезне яхшы дип бәяләп, 4 ле куеп киттеләр, - ди хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Алдагы эшләре дә уң булсын. Заманында хәрби часть белән әти-әниләр арасындагы тәүге телекүперне оештырган военкомат бу. Халык белән, әти-әниләр, яшүсмерләр белән бөтен барлыгын биреп эшләүче хәрби комиссарның үзебезнеке булуы белән дә горурланабыз без. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев