Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

Язгы чакырылышта Әтнә егетләре дә армиягә китәчәк

1 апрельдән Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды.

Чакырылыш барышында 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр ир егетләр  хәрби хезмәткә китәчәк. 

Хезмәт итү вакыты — бер ел. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре 13 апрельдән эшли башлаячак.

- Арча һәм Әтнә районнары буенча бу вакыт аралыгында 78 егет армиягә китәчәк. Шуларның 12 се - Әтнәдән, - ди хәрби комиссар Алмаз Борһанов. 

Татарстанның барлык хәрби хезмәткә алынучылары коронавируска тест узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сөйләде.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев