Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хушлашу

Гомере буе халыкныкы була алган шагыйрь Роберт Миңнуллин вафат

Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде.

 Халыкның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.

«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.

Роберт Миңнуллин каты авыру белән көрәште. Шулай булса да, соңгы көненә кадәр яраткан халкы белән аралашудан туктамады. Инстаграмда аның язмаларын күргән саен куана идек. Гомере буе халыкныкы була алган шагыйрь иде ул. Бәхетле язмыш иясе. 

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде. 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/27-03-2020/robert-mi-nullin-vafat-5731961 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев